ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда план күрсәткеченнән 19,5% торак файдалануга тапшырылган

2021 елның 6 марты, шимбә

Торак төзелеше, социаль объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Торак төзелеше кысаларында республикада 2 млн 670 мең квадрат метрның 19,5% ы файдалануга тапшырылган. Министр муниципаль берәмлек башлыкларын торак төзү һәм файдалануга тапшыру мәсьәләсен шәхси контрольгә алырга, шулай ук 20 мартка расланган еллык планның 20% тан да ким булмаган торак тапшыруны тәэмин итәргә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International