Милли көрәш буенча республика турнирында Әлмәт командасы җиңү яулады

2013 елның 15 апреле, дүшәмбе
Узган ялларда Түбән Камада Татарстанның атказанган спорт мастеры Данил Галиев истәлегенә милли көрәш буенча булып узган республика турнирында Әлмәт командасы 389 очко җыеп, беренче урынны яулады.

 Шәхси зачетта Рузил Ганиев (60 кг га кадәр), Руслан Нургалиев (70 кг га кадәр), Айвар Билалов (85 кг га кадәр) I, Илнар Кәримов (80 кг га кадәр), Илнур Хурамшин (90 кг га кадәр) II, Марсель Гозәеров (80 кг га кадәр) III урыннарга лаек булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International