Казан инновацион университетының Әлмәт филиалы инициативасы буенча ӘМР мәктәпкәчә белем бирү педагоглары арасында «Туган тел, туган сүз» дигән шәһәр конкурсы үткәрелә.
Әлмәттә иҗади ярышка старт 25 февральдә бирелде.
Конкурсның төп бурычлары - иҗади потенциалны ачу һәм мәктәпкәчә белем бирү яшь педагогларының һөнәри эшчәнлеген тормышка ашыру өчен шартлар тудыру.