Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермер династияләре конкурсына гаризалар кабул итә

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

Яраткан эшендә үз сәләтләрен тапкан хезмәт кешеләре хөрмәткә лаек. Буыннан-буынга хезмәт һәм туган җиргә мәхәббәтне тапшыручылар тагын да зур ихтирамга лаек.

Нәкъ менә алар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә «Татарстан Республикасының Гаилә фермерлык династиясе» республика конкурсын оештырды. Җиңүчеләр 100әр мең сум акча алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International