Бу ялларда Әлмәт снегоходларда Сноукросс буенча Россия Кубогы финалын кабул итә.
Спортның дәрәҗәле экстремаль төрендә катнашырга илнең төрле төбәкләреннән иң көчле узышчылар килде. Бер трассада Россия Кубогы өчен өлкәннәр, яшүсмерләр, шулай ук әлеге спорт төрен яратучылар көрәшә. Спортчылар «Суперспорт А», «Суперспорт«, "Еетләр" һәм "Команда зачеты" классларында ярышалар.