"Татнефть" төркем хезмәткәрләренә вакцинация оештырды. Өстәвенә, Әлмәттә генә түгел, ә компаниянең башка шәһәр һәм районнарында да.
Моның өчен хәтта «Татнефть» һәм Әлмәт РҮХнең Медсанчасте персоналы составыннан вакцинацияләү буенча мобиль бригадалар да булдырылган. Шунысы игътибарга лаек, беренчеләрдән булып компаниянең топ-менеджерлары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, нефть һәм газ разведкасы һәм чыгару буенча генераль директорның беренче урынбасары — «Татнефть-Добыча» җитәкчесе Рөстәм Хәлимов һәм ТР скважиналарны ремонтлау һәм скважиналар бораулау буенча генераль директор урынбасары Ринат Шәфигуллин прививка ясаттылар.