Әлмәттә 29нчы «Лукоморье» балалар бакчасы базасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган региональ семинар-практикум узды.
Бәйрәм "Татарстан – туган ягым" флешмобыннан башланды. Флешмоб татар бию элементлары белән булды, анда балалар Татарстан дәүләт флагы төсләрен символлаштыручы футболкалар киделәр.