Әлмәттә Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

20 февраль көнне «Нефтьче» мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм концерты Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Россия армиясе байракларын чыгару һәм РФ һәм ТР гимннарын тыңлау белән башланып китте.

Аннары район башлыгы бүләкләү тантанасын үткәрде.

1942 елда фронтта батырларча һәлак булган Бөек Ватан сугышы ветераны Бикбулатов Габделвәлий Солтан улы үлгәннән соң Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Аның бүләген оныгы Рәшит Бикбулатов алды. 

Ватаныбызны саклаганда һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International