Һәйкәлләрне төзекләндерү – изге гамәл

2013 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе
10 апрель көнне “Нефтьче” мәдәният сараенда Әлмәтнең 60 еллыгына багышлап, “Минем яраткан шәһәрем” дип аталган хәйрия телемарафоны үтте. Әлеге чара туры эфир аша “Луч” телекомпаниясеннән трансляцияләнде. Җыелган средстволар калабыздагы тарихи ядкарьләр, һәйкәлләрне торгызу, реконструкцияләүгә тотылачак.

Кичке сәгать алтыда башланып киткән телемарафонга иң беренче булып Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов старт бирде.

- 60 ел элек, 1953 елда Әлмәт рәсми рәвештә шәһәр буларак теркәлгән. Узган алты дистә ел эчендә калабыз зур үзгәрешләр кичерде. Бүген безнең лаеклы горурланырлык уңышларыбыз бихисап. Икътисади үсеш күрсәткечләренең елдан-ел югарырак булуы, заманча белем бирү, сәламәтлек саклау системасы, социаль объектлар, торак төзелеше, төзекләндерелгән микрорайон һәм башкалар. Быел без бик мөһим вакыйганы, Татарстан нефте табылуга 70 ел тулуны да билгеләп үтәбез. Шәһәребезнең тарихы, төзелеше нәкъ менә кара алтын белән бәйле. Әлмәтнең барлык инфраструктурасы үсеше нефтьчеләребез булышлыгы белән тормышка ашырыла. Әлеге максатларга ел саен миллиард сум инвестицияләнә. Бүгенге Әлмәт заманча калаларның берсе, чын мәгънәсендә, нефть башкаласы. Шуның өчен дә мин, беренче чиратта, республикабыз җитәкчеләренә, “Татнефть” ААҖенә, завод һәм фабрика, башка тармак хезмәтчәннәренә олы рәхмәтемне белдерәм. Шәһәр үзенең юбилеена зур әзерлек белән килә. Ләкин, әле төзекләндереләсе объектлар, башкарасы эшләр байтак, - диде төбәк башлыгы үзенең чыгышында һәм хәйрия фондына гаиләләсе исеменнән беренче средстволарны кертте.

Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов һәм аның командасы әлмәтлеләргә үзенең тәбрикләүләрен җиткерде. Марат Нилевичның рәхмәт сүзләре Әлмәтне төзүгә үзләреннән өлеш керткән ветераннарга, нефтьчеләргә, башка тармакта хезмәт итүче фидакарьләргә адресланды.

Телемарафон эстафетасын муниципалитетның Төзелеш һәм транспорт, казначейлык һәм башка идарәләре дәвам итте. Дәүләт Советы депутаты, Музыка көллияте директоры Гүзәл Еремеева депутатлар корпусы, хатын- кызлар советы һәм уку йортлары исеменнән хәйрия фондына лаеклы өлеш кертте.


Әлмәтлеләрне якташыбыз, Татарстан республикасы Дәүләт Советы рәисе, Фәрит Мөхәммәтшин да тәбрикләде. Ул республика икътисадында нефть башкаласының лаеклы урыны, какшамас абруе булуын ассызыклады.

Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров исеменнән аның ярдәмчесе Рафаэль Шәвәлиев чыгыш ясады, марафонның максатлары изге булуын ассызыклап, юбилей чараларының уңышлы үтүенә ышанычын белдерде.

Хәйрия телемарафоны район һәм шәһәр халкын бергә туплап, уртак максатлар белән яшәвебезне раслаучы чара да булып тора. Тарихи ядкарьләр булган һәйкәлләрне төзекләндерүгә юнәлдереләчәк ярдәмне туплауда авыл җирлекләре, ветераннар Советы, балалар бакчалары, мәктәпләр, төзүчеләр, барлык өлкә хезмәтчәннәре катнашты. Махсус исәп-хисап счетына акча күчерергә теләк белдергән аерым кешеләр дә шактый булды.

4 сәгатьтән артык дәвам иткән телемарафон вакытында 3 млн сумнан артык акча җыелды. Алда билгеләп узганыбызча, средстволарның төп өлеше һәйкәлләрне төзекләндерүгә тотылачак.

Иң зур мемориаль комплекс булып Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларга куелган монумент санала. 1975 елда Гагарин урамына куелган әлеге һәйкәл бетон һәм граниттан ясалган. Мемориалга 2002 елда нефтьчеләр тарафыннан “Татнефть”ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов инициативасы белән реставрация ясала, яңа архитектур корылмалар барлыкка килә. Узган 10 ел монументны киредән яңартуга ихтыяҗ булуын искәртә.

Калабызның күрке, тарихи урыннары булып саналучы Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәйкәлләрен, Чехов һәм Совет урамнары киселешендәге “Эшче һәм крестьянка” монументын яңарту да бик кирәкле гамәл.

Хәйрия чаралары бер көн белән генә тукталмый. “Минем яраткан шәһәрем” марафонында катнашырга теләк белдерүчеләр махсус исәп-хисап счетына, шулай ук, “Карат” (Советская урамы, 184), “Магнит” (Төзүчеләр урамы, 35), УРС - “Татарстан” (Ленин урамы, 69 а), сәүдә үзәкләрендә урнаштырылган урналарга акча сала алалар .

Ландыш ЗАРИПОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International