Совет солдатларының күрсәткән батырлыклары һәм Ватан чикләрен саклаган Россия сугышчыларының, шулай ук локаль сугышларда һәм хәрби конфликтларда катнашкан хәрбиләрнең батырлыгы турында хәтерне саклау һәм мәңгеләштерү, яшь буында патриотлык һәм герой-сугышчыларның батырлыгы өчен горурлык хисе тәрбияләү, Россиянең хәрби-тарихи мирасын саклау максатыннан, конкурсны оештыручылар "Бөек Җиңү Геройлары" 7 нче Бөтенроссия әдәби конкурсын үткәрә.
Конкурсны оештыручылар: Россия Язучылар берлеге, РФ Оборона министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы, РФ Мәдәният министрлыгы, Россия Дәүләт китапханәсе, "Сер түгел" нәшрият йорты.