Профилактик акция кысаларында ЮИДлылар юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәүгә өндәделәр.
Автоинспекторларның яшь ярдәмчеләре машина йөртүчеләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрделәр һәм җәяүлеләр кичүендә игътибарлы булырга, тизлек режимын сакларга өндәделәр. Һәр өлкән катнашучыга – тематик белешмәлекләр, ә балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча матур китаплар өләшенде.