Мәҗит Салихов: “Бер кишәрлек җир дә чәчелмичә калырга тиеш түгел”

2013 елның 10 апреле, чәршәмбе
“Язның бер көне ел туйдыра”. Шуңа күрә дә, әлеге җаваплы чорда бөтен көчне бергә туплап, бүгенге эшне иртәгегә калдырмыйча башкару зарур.

Язгы кыр эшләре башланыр алдыннан авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре, белгечләре катнашында агроконференция үткәрү матур традициягә әверелде. Авыл хезмәтчәннәре белән очрашуда муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов катнашты.

Быелгы чара Токарликов җәмгыятенең бер бүлеге булган Югары Акташ хуҗалыгында башланып китте. Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсенең производство – маркетинг бүлеге консультанты Сергей Тришкин хуҗалыкның кыр эшләренә чыгарга әзерләп куелган техникалар мисалында такма агрегатлар, чәчкеч, уҗымнарны тукландыру җайланмаларын ничек итеп дөрес көйләү кирәклеге турында сөйләде. Һава торышына, җирнең ни дәрәҗәдә әзер булуына карап дөрес итеп эшкәртү, булачак уңышның нигезе булуына басым ясалды. Токарликов җәмгыяте районның иң алдынгы хуҗалыкларыннан санала. Биредә күреп, өйрәнерлек эш үрнәкләре шактый. Белгечләр амбарда ашлыкны саклау, орлыкларны һава агымы белән җылыту, биологик эшкәртү, минераль һәм биологик ашламаларның яңа төрләре турында сөйләде.

Орлыкларны җир куенына салганчы фитоанализ үткәрү мөһимлеге турында да сүз булды. Чәчүгә әзерләнгән орлыкларның кайберләрендә күгәрек табылган. Орлыкларны анализга тапшырмаучыларның күпчелеге фермер хуҗалыклары, алар бер атна эчендә бу эшне тәмамларга тиешләр.

Агроконференциянең пленар утырышы Кәләй урта мәктәбендә дәвам итте.

Язгы кыр эшләрен үз вакытында, кыска срокларда һәм нәтиҗәле итеп башкару кирәклеген ассызыклап, район башлыгы “Бер кишәрлек җир дә чәчелмичә калырга тиеш түгел,– диде. Авыл хуҗалыгы идарәсенең производство– маркетинг бүлеге консультанты Хәким Галиев, Казан дәүләт аграр университетының культуралы игенчелек кафедрасы доценты Рөстәм Нәбиуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе җитәкчесе Извил Габдрәкыйпов үзләренең чыгышларында кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу, культуралы үсемлекләрдән югары уңыш алу стратегиясе турында сөйләделәр. Агымдагы елда орлыкка салыначак культураларны тиешенчә эшкәртелгән аерым мәйданнарга утырту, күпьеллык үләннәр чәчү, техникаларга техосмотр үткәрү, белгечләр белән тәэмин ителеш мәсьәләләре аерым игътибарга алыначак.

Хезмәт һәм мәшгульлек үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, район һәм шәһәрдә исәптә торган эшсезләрнең 373е авыл җирлекләрендә яшәүчеләр. 2013 ел башыннан 37 кеше иҗтимагый эшләргә җибәрелгән. Авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән гаризалар булса, ике як өчен дә файдалы бәйләнешләр булдырырга мөмкинлек бар.

Агроконференция ахырында район башлыгы киңәшчесе Фәрит Миннебаев ике ел дәвамында хуҗалыкларның икътисадый һәм социаль торышына анализ ясады. Кайбер предприятиеләрдә мал санының кимүе күзәтелгән, рентабельлелек күрсәткечләре дә бик түбән. Бу юнәлештә эшне камилләштерергә, яңа алымнар куллана башларга вакыт. Журналистларга биргән интервьсында Мәҗит Хаҗипович язгы кыр эшләрен үз вакытында һәм сыйфатлы башкарып чыгу өчен традицион алымнарга гына түгел, фәнгә дә игътибар итәргә кирәклеген ассызыклады.

– Бер сумны янга калдырып, 10 сум югалтырга ярамый. Яхшы җитәкченең әлеге максатларга средстволары каралган булырга тиеш. Без, муниципалитет тарафыннан эш нәтиҗәләре буенча комбайнерлар, механизаторлар, терлекчеләр арасында төрле бәйгеләр оештырабыз, кызыксындыру чаралары хезмәтне активлаштыруга булышлык итә. Без нәкъ менә әлеге тармакта эшләүчеләргә ярдәм итәчәкбез, – диде район башлыгы.

Фәрдия Хәсәнова, “Әлмәт хәбәрләре” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International