Журналистларның ял көннәрендә шашлык кыздырырга ярыймы соң дигән сорауларына күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы уңай җавап бирде.
– Ял итүне берничек тә тыя алмыйбыз. Ләкин үтенечебез зур: бу чорда шашлыкны урманда түгел, ә йорт яны участокларында һәм ачык утта да түгел, ә мангалларда агач күмерен файдаланып әзерләсәгез иде. Якында гына сулы чиләк белән көрәк тотарга да онытмагыз! Ни булмас, әзер тору беркайчан да комачаулык итми.