Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты "Россия Федерациясе Хезмәт кодексына электрон рәвештә хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны формалаштыру өлешендә үзгәрешләр кертү турында" 2019 елның 16 декабрендәге 439-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә барлык эш бирүчеләр – юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр кәгазь хезмәт кенәгәләреннән электрон һәм хезмәт эшчәнлеге һәм хезмәткәрнең хезмәт стажы турындагы белешмәләргә электрон рәвештә күчәргә тиеш, дип искәртә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, электрон хезмәт кенәгәсе кәгазь хезмәт кенәгәсендә исәпкә алына торган мәгълүматларның бөтен исемлеген диярлек саклый: эш урыны һәм вакыты, вазыйфасы, квалификациясе, кабул итү һәм эштән азат итү даталары, хезмәт килешүен туктату нигезләре.