Әлмәттә мини-мисс исеменә 7 яшьлек Мира Белякова лаек булды

2013 елның 10 апреле, чәршәмбе
Шушы көннәрдә Әлмәтнең кечкенә гүзәлен ачыклау буенча балалар арасында төбәк бәйгесе булып узды.

Биштән 11 яшькә кадәр булган унбиш кызчыкның һәрберсе талантлы булып чыкты. Алар оста биюче дә, җырчы да, спорт белән дә шөгыльләнәләр, чит телләрне өйрәнәләр. Кемдер тегә-чигә, уен коралларында уйный, икенчеләре оста итеп рәсем төшерә. Жюриның аларның һәрберсен төрле номинацияләрдә җиңүче итеп билгеләве шуңа да гаҗәп түгел. 2013 елгы мини-мисс исеменә 24 нче мәктәптә белем алучы 7 яшьлек Мира Белякова лаек булды. Ул 19 майда Казанда узачак республика бәйгесендә катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International