11-13 февральдә Уфада фулл-контакт һәм К-1 бүлекләрендә кикбоксинг буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм Беренчелеге узды.
Идел буе федераль округының 11 субъектыннан 450 спортчы беренчелек өчен көрәште. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында олимпия резервы спорт мәктәбенең кикбоксинг бүлегендә тәрбияләнүчеләр дә катнашты.