2021 елның 13 февралендә Әлмәттә шәһәр ипподромында «Татарстан чаңгы юллары-2021» массакүләм чаңгы узышы булды.
Үзәк сәхнәдән җыелучыларны Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гыйрфанов Марат Нил улы сәламләде һәм чаңгы ярышлары призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү һәм ГТО комплексының алтын билгеләрен тапшыру тантанасын үткәрде.