Әлмәттә район һәм шәһәр Советы депутатлары өчен керемнәр һәм чыгымнар турындагы мәгълүматларны тутыру мәсьәләләре буенча укыту семинары узды

2021 елның 13 феврале, шимбә

Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре Советы депутатлары өчен 2020 елга керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүмат тапшыру һәм белешмәнең тиешле формасын тутыру буенча видеоконференция режимында укыту семинары үткәрелде. 

Семинар эшен район башлыгы урынбасары Андрей Зимин ачты.

Район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча киңәшчесе Әлфия Алеева яңалыклар һәм мәгълүматларны тутырганда исәпкә алырга кирәк булган үзгәрешләр турында аңлатмалар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International