8 февральдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге тарафыннан «ТОННЕЛЬ» шоферларын массакүләм тикшерү буенча профилактик операция үткәрелде. Ул исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүче машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын ачыклауга юнәлдерелгән.