Фермерларга пайчылар белән килешүләрне 3 елга төзергә туры киләчәк

2013 елның 9 апреле, сишәмбе
Муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов 9 апрельдә пай җирләрен эшкәртүгә алган фермерлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты.

Киңәшмәне ачып, ул очрашуның сәбәбе законнардагы үзгәрешләр таләпләрен үтәү зарурлыгын аңлатудан гыйбарәт булуын билгеләп үтте.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Извил Габдрәкыйпов исә киңәшмәдә катнашучыларга «Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр әйләнеше турында»гы Федераль законның яңа таләпләре нигезендә пайчыларның җирләрен эшкәртүгә килешүләр Росреестр аша кимендә өч елга төзелергә тиеш булуын хәбәр итте. Әлегә кадәр андый килешүләр кыска сроклы булып, бары тик 11 айга гына төзелгән.

Киңәшмәгә чакырылган Росреестр, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы вәкилләре яңа килешүләр төзү процедурасын аңлату барышында килешү төзегәнче пай җирләрен бүлеп алуны тормышка ашырырга, пайчылар белән килешүләр төзергә, аннары гына Росреестрга мөрәҗәгать итәргә кирәклеген җиткерделәр. Сөйләшү барышында югарыда санап үтелгән процедураларның бөтен нечкәлекләренә кадәр тикшерелде.

Мәҗит Салихов пайчылар белән төзелгән килешүләрне яңартуны 1 июльгә кадәр төгәлләргә кирәклеге турында кисәтте. Бу темага кагылышлы киңәшмәләр ай саен, ә зарурлык килеп туганда атна саен да үткәреләчәк.

Ландыш Сибгатуллина
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International