Әлмәт шәһәре прокуратурасы эшчәнлегенә йомгак ясалды

2021 елның 12 феврале, җомга

11 февральдә район башлыгы Тимур Нагуманов Әлмәт шәһәре прокуратурасы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча ведомствоара киңәшмәдә катнашты.

Киңәшмәдә шәһәр прокуроры Дамир Яфизов, шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре, хокук саклау, контрольлек итүче органнар һәм шәһәр хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.

Әлмәт шәһәре прокуратурасының 2020 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2021 елга законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту буенча бурычлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International