Әлмәттә «Яңгыраулы тамчы" балалар иҗаты конкурсы булды

2021 елның 12 феврале, җомга

Узган атнада «Нефтьче» мәдәният сараенда Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган 26нчы шәһәр һәм район балалар иҗаты конкурсы булып узды.

Балалар иҗаты конкурсы 1995 елда оештырылды һәм сәләтле яшь башкаручыларның яңа исемнәрен ачыклау, талантлы балаларның иҗади сәләтләрен һәм ихтыярый сыйфатларын үстерү, шулай ук вокал һәм хореография жанрында балалар белән эшләүче педагогларның һөнәри үсешен стимуллаштыру максатыннан оештырылды. Конкурсны ӘМР мәгариф идарәсе ярдәме белән ӘМР мәдәният идарәсе оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International