Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Әлмәт хуҗалыклары өчен җаваплы мәл җитте
2013 елның 8 апреле, дүшәмбе
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре зур имтихан алдында – язгы-кыр эшләренә керешер мәл җитте. Булачак уңышның язмышы бүгенге эш-гамәлләрнең ни дәрәҗәдә тиз һәм сыйфатлы башкарылуына бәйле.
Безнең районда авыл хуҗалыгы җирләре республиканыкының 3,3 % ын алып тора. Фермер хуҗалыкларын да кертеп, предприятиеләргә 89,647 мең гектар җир беркетелгән.
Быел 74,884 мең гектар җирдә чәчү эшләрен башкару планлаштырыла. Азык культуралары якынча 20,5 мең гектар мәйданны алып торачак, шул исәптән 4,173 мең гектарда берьеллык үлән чәчеләчәк. Судан үләнен узган елга караганда арттырып чәчүне күз уңында тоталар. Хәзерләнүче азыкның очсызлануы һәм мөгезле эре терлекләр санының артуы белән аңлата моны авыл хезмәтчәннәре. Бүген район хуҗалыкларында әлеге культураның орлыгы җитәрлек дәрәҗәдә дип бәяләнә. Кукуруз 1,97 мең гектар мәйданга чәчеләчәк, кукуруздан башка силос культурасы – 2,515 мең гектар, күпьеллык япмасыз үлән – 330 гектар җиргә.
Күпьеллык үлән мәйданы да арттырылачак быел – 2520 гектар. Ә моның өчен өстәмә 20 тонна орлык кирәк булачак, чөнки гомуми мәйданның 20 % ка якынын картайган үләннәр тәшкил итә. Әлеге культурага куллануда чыгымы аз булганга күрә өстенлек бирелә.
Яхшы орлык – мул уңыш
Орлыкларның төрләрен яңартыр чак җитте – әнә шуңа басым ясала хәзер. Ел саен репродуктив орлыклар чәчелгән мәйданнарны арттыру сорала. Бүген районда массакүләм репродукцияле орлыклар чәчелгән җирләр гомуми күләмнең 53 % ын алып тора. Әлеге күрсәткеч 10 % тан да артмаска тиеш, дип билгели авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Извил Габдрәкыйпов. “Иске орлыклар чәчү уңышны кискен киметә”, - ди ул. Моны истә тотып, 50 тонна кукуруз орлыгы, 20 тонна күпьеллык үлән орлыгы һәм якынча 77 тонна элиталы орлыклар сатып алу планлаштырыла. Соңгысы чәчелгән мәйдан 5 мең гектарны алып торырга тиеш.
Тикшерелгән орлыкның шытучанлык буенча кондициягә туры килмәгәне юк. Фермерлык хуҗалыкларында исә сортларга аеру җиһазларының булмавы нәтиҗәсендә 11,6 % орлык чүпле булуы белән сыйфатсыз. Хәзерге вакытта хуҗалыкларда кабаттан калибрлау үткәрелә.
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре – 29 җәмгыять һәм 63 фермерлык хуҗалыгы – 13,552 мең тонна күләмендә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар белән тәэмин ителгән. Шулай ук 930 тонна орлыкка калдырылган бәрәңге, 10 тонна күпьеллык үлән орлыгы бар.
Җир ашлаганны ярата
Чәчү өчен минераль ашламаларга ихтыяҗ тәэсир итүче матдәләргә күчереп исәпләгәндә 2359 тонна тәшкил итә. Бүген предприятиеләрдә аның 75 % ы бар һәм аны тулыландыру дәвам итә. Чыгышта калийлы ашламаларның аеруча кирәклеге ассызыкланды. Елдан-ел кислоталы туфракка известь кертү мәсьәләсе дә кискенләшә. Район буенча бүген кислоталы туфрак 6991 гектар мәйдан били, шуның 1519 ын быел известь белән ашлау планлаштырыла. Моның өчен 5,104 миллион сум акча бүленәчәк.
Алгы сызыкта!
Техниканы ремонтлауга киткән чыгым 42 миллион сумлык дип бәяләнә. Токарликов исемендәге, “Чагылтау”, “Ярыш”, “Кичүчат”, “Чулпан”, “Аппак”, “Васильевское”, “Чишмә”, “Рубин”, “Беренче май” хуҗалыкларында тимер атларның әзерлеге 90 % тан югары дип билгеләнә. Бу көннәрдә һәммәсендә дә җитешсезлекләрне бетерү буенча кызу эш бара. Язгы-кыр эшләрен башкарып чыгу өчен барлыгы 45 миллион сумлык 1710 тонна дизель ягулыгы тотылачак.
Язгы чәчүнең уңышлы башкарылуына ышаныч зур: җитәрлек күләмдә орлык, минераль ашлама, ягулык, техника әзер. Табигатьнең һәр көненнән максатчан файдаланып калырга гына кирәк.
Кадрларга кытлык бар
Соңгы елларда авыл хуҗалыгында эшче көчләргә ихтыяҗ зур. Узган ел белән чагыштырганда быел хезмәткәрләр саны 6 кешегә кимегән һәм 1832 не тәшкил итә. Бүген безнең районга 51 баш белгеч (агроном, зоотехник, инженер, ветеринар) кирәк. Хуҗалыклар механизатор һәм терлекчеләр җитмәүдән дә зарлана. 77 тракторчы-машинист, 86 терлекче, 100 дән артык башка эшче – исемлеккә алар да кертелгән. Әлеге мәсьәләне хәл итү юнәлешендә эшчәнлек бара, билгеле. Әмма нефть төбәгендә бу өлкәгә кешеләрне җәлеп итү җиңел түгел. Булган кадрларның квалификациясен күтәрүгә дә җитәкчелек җитди игътибар бүлә. Быелгы уку елы барышында 65 нче көллияттә барлыгы 323 кеше өстәмә белем эстәгән. Моннан тыш, Казанның Агробизнес институтында 39 белгеч һәм авыл хуҗалыгы җитәкчесе квалификациясен күтәргән. Эшчәнлек алга таба да тукталмаячак. Республикада эре авыл хуҗалыгы районының берсе саналган Әлмәттә бу тармакның үсештә булачагына ышаныч бар.
Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.Ә. Габдрәкыйпов доклады буенча Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА әзерләде
"Әлмәт таңнары"
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз