Нефтеград "Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм Яңа ел чараларын үткәрү" номинациясендә иң яхшысы булды.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагумановка I урын өчен диплом тапшырды.
Безнең төбәктә Яңа ел бизәлеше буенча муниципаль берәмлекләр арасында республика конкурсы инде сигезенче тапкыр үткәрелде. Быел махсус комиссия 45 районда һәм 37 авылда булды. 89 мәгълүмати материал кабул ителде. Нәтиҗәдә жюри 11 җиңүче һәм 30 призерны сайлады.