Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Иске Әлмәт язгы ташуга әзерме?
2013 елның 6 апреле, шимбә
Узган шимбә көнне коткаручылар Иске Әлмәттә халыкка ташу суы якынлашуы турында хәбәр тарату буенча өйрәнүләр уздырдылар.
- Мондый өйрәнүләр икенче тапкыр үткәрелә инде. Былтыр зур су якынлашу турында алдан хәбәр итү булмады, шунлыктан кешеләр гадәттән тыш хәлгә әзерләнергә өлгерми дә калдылар. Узган елгы хаталарны кабатламас өчен менә шушындый күнегүләр үткәрергә булдык, - дип аңлатты өйрәнүләрнең максатын Әлмәт янгын каравылы гарнизоны начальнигы Мөнир Төхвәтуллин. – Иң мөһиме, кешеләр менә хәзер үк, су килеп җиткәнче, документларын, беренче кирәк-ярак әйберләрен – җылы кием-салым, алмашка эчке кием әзерләргә, кыйммәтле әйберләрен югарырак күтәреп куярга, базларыннан кышка хәстәрләгән ризыкларын чыгарырга тиешләр.
Ташу суы якынлашу турында хәвефле сигнал ишетеп өйләреннән чыккан кешеләргә коткаручылар гадәттән тыш хәл вакытында үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакындагы белешмәлек тараттылар. Былтыргы хәлләр дә искеәлмәтлеләрне күп нәрсәгә өйрәтте.
- Булдыра алган кадәр кыйммәтле әйберләрне, көнкүреш техникасын мин инде икенче катка күтәреп куйдым. Тик тавыкларны гына менгерә алмадым, суда йөзәргә калырлар, күрәсең, - дип сөйләде журналистларга Комсомольская урамында яшәүче Фәрхәт Солтанов.
Шул ук урамдагы 48 нче йортта яшәүче Роберт Хәбибуллин да шулай эшләгән.
- Күптән инде документларны җыеп, әйберләрне төйнәп куйдык. Көнкүреш техникасын өскәрәк күтәрдек. Су тиз китсен өчен ишегалдындагы суга комачаулардай әйберләрне башка урынга күчереп куйдык, - диде ул. – Былтыргы хәл көтмәгәндә-уйламаганда килде бит. Ул безне күп нәрсәгә өйрәтеп кенә калмады, бәгырьләребезгә үтте, үзәкләрне өтте-яндырды. Телевизордан башка төбәкләрдәге су басуларны карыйсың да, безнең белән мондый хәлләр булмас кебек тоела. Була икән. Былтыргы ташудан соң өйдә идәннәрне алыштырырга, мунчаның эчен яңартырга туры килде. Җиһазларны чыгарып ук ташладык.
Районда әлегә ташу белән бәйле вәзгыять чагыштырмача уңай булып кала.
- Ике көн дәвамында Дала Зәе елгасында су күтәрелү күзәтелмәде, - дип хәлгә аңлатма биреп үтте Әлмәт эзләү-коткару посты начальнигы Фәсхетдин Сыраев. – Ләкин тынычланырга иртәрәк әле. Мин Лениногорск, Бөгелмә районнарында, Карабашта булдым – анда кар бик күп. Шул ук вакытта Дала Зәе елгасы – көньяк-көнчыгыш төбәктә эрегән кар суларын үткәрә торган бердәнбер су артериясе. Шуңа күрә без гадәттән тыш хәлгә әзер булып торырга тиешбез.
Республиканың гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министры урынбасары Николай Суржко биргән мәгълүматларга караганда, Татарстан территориясендә былтыргы ташу сценарие кабат күзәтелергә мөмкин. Су басу ихтималы булган зоналарда урнашкан башка районнардагы кебек үк, Әлмәттә дә барлык территориаль көчләр һәм техник чаралар күтәренке әзерлек дәрәҗәсендә тотыла.
Әйтик, 7 апрель киченә һава температурасы күтәрелү һәм кар күпләп эрү нәтиҗәсендә Лениногорск районының Шушма елгасында суның кискен күтәрелүе күзәтелгән. 74 кеше яши торган 37 йорт, 69 йорт яны участогы су басу зонасында калган.
Лилия СЕДЕЛЬНИКОВА
"Әлмәт таңнары"
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз