Әлмәт торакны сафка бастыру буенча еллык план 40 проценттан артык үтәлгән районнар исемлегендә

2013 елның 6 апреле, шимбә
Республика буенча ул якынча 32 процентка үтәлгән

Татарстанда 761,5 мең кв.м торак сафка бастырылган (еллык биремнең 31,8 проценты), дип хәбәр итте бүген республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин.

Аның сүзләренчә, еллык биремнең 40 проценттан артыгын үтәгән Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Апас, Балтач, Буа, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Минзәлә, Тукай һ.б. муниципаль районнар аерылып торган.

Социаль ипотека программасы буенча төзелә торган 133 йортның 36сы сафка бастырылган, планның - 36,4 проценты. Программаның 97 объектыннан 44е – югары әзерлек дәрәҗәсендә, 18е - уртача, 35е – түбән дәрәҗәдә.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак хәлен яхшыртуга килгәндә, Ирек Фәйзуллин хәбәр әйтүенчә, республикада 497 ветеран өчен, 104 йорт төзелеше дәвам итә, дип хәбәр итә «Татар-информ».
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International