Тимур Нагуманов "Татмедиа" коллегиясендә катнашты

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

3 февральдә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясе эшендә катнашты. 

Татарстанның иң эре медиахолдингы «Татмедиа» АҖ узган ел 13 еллыгын билгеләп үтте. Компания 98 газета, 20 журнал, 17 телеканал, 12 радиоканал, 81 сайтны берләштерә.

«Татмедиа»ның йомгаклау коллегиясе беренче тапкыр Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә федераль спикерлар катнашында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International