Әлмәттә тыл хезмәтчәне Гобәйдуллина Мәхтүмә Миннәхмәт кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны район башлыгы Тимур Нагуманов, ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Әлмәт районындагы социаль яклау идарәсе башлыгы Кадрия Гыйматдинова, «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсеннән коллегалары котлады.