Мәктәпләрдә экологик икеайлык башланды

2013 елның 5 апреле, җомга
1 апрельдән Әлмәт муниципаль районында экологик икеайлык башланып китте. Юбилей елы кысаларында әлеге чараларны үткәрү аерым игътибарга алыначак. Район башлыгы билгеләп узганча, урамнар, скверлар, парк зоналары, чишмәләр, юл буйларын тиешенчә тәртипкә китерү љчен нык тырышырга кирәк булачак. Бүген, 5 апрель кљнне, район башкарма комитетының экологик икеайлык үткәрү турындагы 1221 санлы карары нигезендә шәһәр һәм район мәктәпләрендә экологик җомга булып узды.

Мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, нигезедә, 8 нче һәм 10 нчы сыйныф укучыларыннан оештырылган тљркемнәр беренчеләрдән булып үзләренә беркетелгән территорияләрне җыештырдылар. Алдан бүленгән график нигезендә, 16 нчы мәктәп Тукай һәйкәле, 13 нче мәктәп Бигәш урамында яу кырында һәлак булган батырларга куелган мемориал, 1 нче мәктәп элеккеге район мәдәният йорты бинасы тирәсен, 20 нче мәктәп Тельманнан Герценга кадәр яшел зонаны, 3 нче мәктәп 8 март урамын, башка учреждениеләр исә үз участокларында тәртип урнаштырды. Экологик җомганы оештыруда мәктәп директорлары, сыйныф җитәкчеләре һәм әлеге территорияләрдә урнашкан ТОСМС лар активлык күрсәтте.

Агымдагы елда җыелган чүп– чар Миннебай һәм Колшәрип юллары боҗрасы арасындагы махсус карьерга чыгарылачак. Исегезгә тљшерәбез, чүпләрне яндыру катгый рәвештә тыела.
Һава шартлары уңай, кљннәр җылына баруы белән әлмәтлеләр алдында торган эшләр дә күбәя. Экологик икеайлыкта каралган план нигезендә, кыска срокларда офис һәм кибет, сәүдә үзәкләренең тәрәзәләрен, витриналарны юып– чистартырга, май аенда чәчәк газоннары утыртырга кирәк. Шуңа күрә дә, бүгенге эшне иртәгегә калдырмау хәерле.

Фәрдия Хәсәнова
“Әлмәт хәбәрләре” газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International