2 февральдә район башлыгы Тимур Нагуманов Әлмәт дәүләт нефть институты коллективының гомуми белем бирү мәктәпләре директорлары, мәгариф идарәсе, «Татнефть» компаниясе вәкилләре белән очрашуында катнашты.
Чара институтның шәһәрнең гомуми белем бирү оешмалары белән хезмәттәшлеген активлаштыру һәм институт базасында мәктәп тәмамлаучыларны алга таба укыту мөмкинлекләрен күрсәтү максатыннан үткәрелде.