13 нче ТОС: мәсьәләләр бергәләп хәл ителә

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Әлмәт шәһәренең җәмәгать үзидарәсе территорияләрендә халык белән очрашулар дәвам итә. 

13 нче ТОС - чираттагы хисап җыелышы 20 нче мәктәптә узды. Чарада ӘМР Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, «ТатАИСнефть» ҖЧҖ вәкиле Игорь Чупов, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.

Очрашу ахырында халык микрорайон территориясендә урнашкан клуб язмышы белән кызыксындылар, шәһәр һәм ишегалды бәйрәмнәрендә татар музыкасын ишетергә теләк белдерделәр, ишегалды җыештыручыларына яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International