Әлмәт башкарма комитеты «Шәһәр мохиты» дигән бәйге игълан итте

2013 елның 5 апреле, җомга
Әлмәт шәһәренең 60 еллыгын һәм Татарстан нефтенең 70 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, шулай ук шәһәрнең йөзен яхшырту максатында, Әлмәт башкарма комитеты «Шәһәр мохиты» дигән бәйге игълан итә. Анда теләге булган барлык әлмәтлеләр, предприятиеләр, учреждениеләр һәм ведомстволар катнаша ала.

Бәйгедә катнашу өчен конкурсантлар шәһәр мохитын яхшырту уңаеннан үзләренең эскиздагы тәкъдимнәрен һәм идеяләрен түбәндәге адрес буенча архитектура идарәсенә китерергә тиешләр: Әлмәт шәһәре, Тукай проспекты, 9 А йорты.

Тагын да тулырак мәгълүматны 323-666 телефоны аша алырга була.

Мохит дизайнын оештыруның кайбер үрнәкләрен түбәндәге фотоларда күрергә була:

1. Р. Фәхретдин урамындагы «Ләкләкләр» композициясе.

2. «Операция Ы» кафесы каршындагы композиция.

3. «Милена» рестораны каршындагы композиция.

«Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе» МБУ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International