Административ комиссиядә чаралар катгый

2013 елның 5 апреле, җомга
Җир кардан арчылып, кыш буена җыелып килгән чүп-чар калкып чыккач, күпләр бигрәк пычрак, нигә һаман җыештырмыйлар икән, дигән уй белән үтеп китә. Тик яшәгән җиребезнең чиста, матур булуы күпчелек үзебездән торуын танырга теләмиләр. Югыйсә, берәү дә башка шәһәрдән килеп чүп тулы пакетын калдырып китми.

Яз сулышы ныклап торып сизелә башлагач, бу юнәлештәге закон бозулар да шактый арткан. Билгеле булганча, калабызда тирә-як мохитны, чисталыкны саклау, тиешсез урыннарга машиналар куюны кисәтү буенча Экология департаменты, төзелеш, реклама, сәүдә, хокук саклау һәм башка служба вәкилләреннән төзелгән административ комиссия эшли. Югарыда санап үтелгән җитешсезлекләрне кисәтү юнәлешендә комиссия тарафыннан күрелгән чаралар зур йогынтыга ия. Яшел газонга машина куйган яки тиешсез урында чүп ташлаган өчен 2 мең сумнан башлап штраф түләсәң, икенче тапкыр уйланырга мәҗбүр буласың.

3 апрель көнне муниципалитетның зур залында административ комиссиянең чираттагы утырышы булып узды. Комиссиядә 30дан артык эш каралды. Беркетмәләрнең ике дистәдән артыгы Экология департаменты, 4се прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан төзелгән. Комиссия каршысында 5 юридик, 25 физик зат җавап тотты. “Пятерочка+“ (95 нче кибет) сатучысы товарлардан бушаган тараларны тиешсез урынга чыгарганда, шәһәрдә яшәүче бер ханым чүп тутырылган пакетны калдырган вакытта экология хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Төшерелгән фотофактлар – аларның гаепле булуын раслаучы документлар. Белоглазов урамындагы “Милена” чәчәк кибете хуҗасы территориядәге чүп савытын үз вакытында түкмәгәне өчен җаваплылыкка тартылды.

Район башлыгы Мәҗит Салихов кушуы буенча, административ комиссия тиеш булмаган урыннарда реклама, белдерүләр ябыштыруны тикшерү буенча да эшчәнлеген көчәйтте. Узган тикшерүләр вакытында Чернышевский урамы, 42 йорт стенасына “Куры-гриль” дигән характердагы белдерү элгәне өчен гражданка И., Белоглазов урамы, 113 нче йорт фасадына тиешле рөхсәт кәгазьләре булмаган килеш алтакта элгән өчен бер эшмәкәр ханымга ТР КоАП та каралган “Тышкы реклама кагыйдәләрен бозу” 3.5 маддәсе буенча җавап бирергә туры килде. Мондый башбаштаклык өчен беренче тапкыр штраф 1 мең сум, икенче тапкыр 2 мең сумнан башлап һәм югарырак каралган. Шуңа күрә дә, тиешсез урыннарда белдерү, рекламалар ябыштыру белән, гомумән, шөгыльләнмәскә киңәш ителә. Юбилей елы кысаларында бу эшкә аеруча зур игътибар бирелә. Административ закон бозулар өчен штраф күләме физик затлар өчен 2 мең сумнан, юридик затлар өчен 15 мең сумнан башлана.

Ф. САБАЛЫ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International