Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
“Альметьевский вестник” лицейда очрашуда
2013 елның 5 апреле, җомга
Узган атна “Альметьевский вестник” газетасы редакциясе өчен яңа очрашулар, кызыклы вакыйгалар белән үзенчәлекле булды. Моңа кадәр нәшер ителгән “Яшьләр заманы” газетасы базасында 15 елдан артык “Яшь хәбәрче мәктәбе“ эшләп килүе турында күпләрегез белгәндер. Исемебез үзгәрсә дә, җисемебез, тоткан кыйблабыз тагы да киңәйде, баеды дип әйтергә мөмкин. Әлмәт муниципаль районы, башкарма комитетның рәсми газетасы булсак та яшьләр, аларны борчыган проблемалар, талантлы һәм перспективалы яшьләрне эзләп табу, иҗади үсәргә ярдәм итү кебек мәсьәләләр безнең игътибардан читтә калмый. “Алтын каләм”-“ Золотое перо” республика фестивале башлану, Әлмәт шәһәренә - 60, Татарстан нефте табылуга - 70 ел тулу белән бәйле юбилей елы кысаларында без 1 апрель көнне Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының матбугат үзәге студентларын редакциябездә кабул иттек. Аларга шәһәрнең журналистика белән бәйле тарихы, мәкалә язу үзенчәлекләре, муниципаль газетада темалар күтәрү һәм аларны яктырту мөһимлеге турында сөйләдек, яшь каләм ияләренең сорауларына җавап бирдек.
Шул ук көнне көндезге 12дә безне калабызның 2 нче лицеенда(элеккеге татар-төрек лицее) каршы алдылар. Тирә-як районнарда тупланган иң акыллы, иң талантлы укучыларны берләштергән мәгариф учреждениесендә без үзебезгә бик күп фикердәшләр таптык. Аларның үз газеталары да нәшер ителә. Күп еллардан бирле дәвам иткән хезмәттәшлегебезнең ачык чагылышы булып лицей укучыларының язмалары газетабыз битләрендә һәрвакыт урын алып килде. Газетаның баш мөхәррире Ландыш Зарипова укучыларга иҗат итү, яза белү осталыгының кайда гына булсалар да кирәк булуын, заман яшьләренең бүгенге чор таләпләренә яраклы булып тәрбияләнүендә әлеге процессның мөһим роль уйнавын ассызыклады. Без укучыларга Әлмәттә яшәгән, иҗат иткән күренекле журналистлар турында сөйләдек. “Альметьевский вестник” редакциясе, КФУның журналистика һәм социология факультеты белән берлектә гамәлгә куелган проектлар белән таныштырдык.
Сорау-җавап формасында барган очрашу ике як өчен дә кызыклы, файдалы булды. Әлеге чараны оештырганнары өчен без лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Исмәгыйлева һәм «Источник» газетасы мөхәррире Роза Баһаветдиновага олы рәхмәтебезне белдерәбез. Язу осталыгы булган, сәләтле яшьләребезне редакциябездә көтеп калабыз.
Ф.САБАЛЫ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз