29 гыйнварда район башлыгы Тимур Нагуманов «Кванториум» балалар технопаркы - Пионерлар йорты муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениясенең Попечительләр советы утырышында катнашты.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Римаз Ямилов, «Кванториум – Пионерлар йорты» балалар технопаркы меценаты Шәфәгать Тәхаветдинов катнашты.