Әлмәттә ТҖҮ-8А хисап җыелышы булды

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Очрашуда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, «УПТЖ для ППД» ҖЧҖ директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Илфат Закиров, шәһәр Советы депутатлары Артур Плешков, Рамил Закиров, шулай ук шәһәр хезмәтләре һәм идарәләре вәкилләре катнашты.

2020 елда башкарылган эшләр турында хисап белән 8 нче ТОС рәисе Зилә Хәсәнова чыгыш ясады. Микрорайон шәһәрнең үзәк өлешен алып тора, халык саны - 4100дән артык. Территориядә 37 торак йорт, 4 балалар бакчасы, 2 нче музыка мәктәбе, музыка көллияте тулай торагы, төрле милек формасындагы 70кә якын предприятие урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International