Бүген «Нефтьче» мәдәният сараенда Әлмәт мәгариф системасын үстерү буенча стратегик сессиягә старт бирелде. Сессия эшендә мәгариф системасы, муниципалитет, иҗтимагый оешмалар, шәһәр төзүче предприятие – «Татнефть» компаниясе вәкилләре, бөтен Россиядән экспертлар катнаша.