Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Хөрмәттә узган гомер
2013 елның 2 апреле, сишәмбе
Кешенең гомере еллар белән генә түгел, ул башкарган эшләр, тәрбияләгән балалар, тормышка булган мөнәсәбәте аша да бәяләнә. Бүген үзенең 80 яшен тутырган Шәйдуллина Сәвия Габдрахмановна 30 елга якын мәгариф системасында хезмәт куйган укытучы, иренә ышанычлы тормыш юлдашы, 5 үрнәк бала тәрбияләп үстергән әни буларак, асыл татар хатын– кызларына гына хас гомер кичергән чиксез хөрмәткә ия зат. Ул якыннары, туганнары, балаларының тормышын ямьләп, яшәүләренең мәгънәсен арттырып гомер кичерә.
Юбилярны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, аның урынбасары Наҗия Хәйдәрова котлады. Мәҗит Хәҗипович Сәвия Габдрахмановнага Россия Президентының котлауларын җиткереп, юбилярга исәнлек–саулык, тыныч тормыш теләде.
Тәбрикләүләрне ветераннар Советы исеменнән Васил Хуҗиәхмәтов, кода– кодагыйлары, туганнары, балалары, оныклары дәвам итте.
Сәвия апа Шәйдуллина Башкортстан республикасы, Дәүләкән районы, Бердәм авылында ишле гаиләдә туып үскән.
–Мин гаиләдә уртанчы бала булганлыктан, бөтен эштә дә әниемә ярдәмче булырга омтылдым. Ул авылда иң булган, иң уңган хатын иде, зур тырышлык белән гомер кичерде. Без кече яшьтән кул арбасы тартып, печән, утын әзерләдек, мал асрап яшәдек. Бал ашап, кәҗә сөте эчеп үстек, – дип искә ала ул чакларны Сәвия апа.
1964 елда Уфа педагогия институтын тәмамлап, химия һәм биология укытучысы белгечлеге ала. 1960 елдан башлап хезмәт эшчәнлеге Әлмәт районы белән бәйле. Кәләй урта мәктәбендә уку бүлеге мөдире булып эшли, 1982 елдан балалар бакчасын җитәкли. Ике елдан соң яңадан мәктәпкә кайтып, балаларны химия һәм биология серләренә төшендерүен дәвам итә, лаеклы ялга чыкканчы мөгаллимәлектән аерылмый.
Яхшы хезмәткәр булудан тыш, тормыш иптәше, район һәм шәһәребезнең абруйлы кешесе Зөфәр Шәйдуллин белән бергә 5 бала үстерәләр, аларның һәрберсенә яхшы тәрбия, югары белем биреп лаеклы шәхесләр тәрбиялиләр. Кызлары Лилия Закирҗанова “Мәрхәмәтлелек” хәйрия фондының баш хисапчысы, Ландыш Гарифуллина “Әлмәтнефть” аппарат идарәсенең финанс бүлеге экономисты, уллары Марсель Шәйдуллин – Азнакай муниципаль районы башлыгы.
Бүген 80 яшен тутырган Сәвия Габдрахмановна чын мәгънәсендә соклану һәм ихтирамга лаек. Аның һаман да яшь булып калуының сере – тормышны, кешеләрне, хезмәтне яратуында. Ул бүген дә актив тормыш белән яши, өй түрендәге бакчада чәчәкләрнең аллысын да, гөллесен дә очратасың, яшелчәләрне дә үзе үстерә. Тәрәзә төбендәге гөлләрнең матурлыгына хәйран калырлык.
Фәрдия ХӘСӘНОВА
“Әлмәт хәбәрләре” газетасы
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
март, 2026 ел
«Мәрхәмәтле Әлмәт» ТОП-10 Россия Добро.Үзәкләренең яхшылар исемлегенә керде
«Добро.рф Ассоциациясе үткәргән «Добро.Үзәге» Иҗтимагый үсеш үзәкләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә еллык мониторингка йомгак ясалды. Бәяләү нәтиҗәләре буенча. «Добрый Әлмәт» Иреклелекне үстерү үзәге 65 мөмкинлектән 58 балл җыеп, искиткеч нәтиҗә күрсәтте. Бу безнең үзәккә бөтен илдән килгән 747 катнашучы арасында мактаулы 10 нчы урынны алырга мөмкинлек бирде.
Әлмәт районында ел башыннан бирле 158 караучысыз эт тотылган
Саннар үзләре өчен сөйли, ләкин шуны аңлау мөһим: йортсыз хайваннар проблемасының тамыры-кешеләрнең җавапсызлыгында. Ташланган хайваннар азык эзләп көтүгә җыела һәм тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч булырга мөмкин. Сан үрчем хисабына гына түгел, хайваннарның миграциясе аркасында да, шулай ук этләрне «самовыгул»га җибәрүче хуҗалар гаебе белән дә тулылана.
Татарстанда яшәүчеләр ярдәме белән «Почта урманы» үсә
21 мартта бөтен дөньяда Халыкара урманнар көне ― БМОның урманнарны саклау темасына багышланган еллык бәйрәме билгеләп үтелде. Урманнарны саклауга төрле ысуллар белән ярдәм итәргә мөмкин. Мәсәлән, агачларны үзең утыртырга яки экологик программаларга иганә итәргә. Урман җирләрен саклау һәм торгызу буенча татарстанлылар актив катнашкан проектларның берсе Россия Почтасы һәм «Урманны сакла» акыллы урман торгызу сервисы тарафыннан оештырылган.
24
март, 2026 ел
Әлмәттә мәктәпләргә беркетелгән территорияләрнең яңа исемлеге расланды
Әлмәт районы мәгариф идарәсе мәктәпләрне шәһәр һәм район территорияләренә беркетү турындагы актуаль боерыкны раслады. Бу быел мәктәпкә укырга керергә ниятләүчеләр өчен мөһим мәгълүмат.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз