Әлмәт районында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре хезмәт вакытында гражданнарга дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алу өстенлекләре турында искәрттеләр.
Барлык катнашучыларга да Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар турындагы карарларга электрон рәвештә язылуны рәсмиләштерү буенча Инструкция белән белешмәлекләр таратылды.