Аның барышында депутатлар корпусы алдына зур бурыч куелды – алар Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасарын, Әлмәт муниципаль районы Советы рәисе урынбасарын сайлады. Район башлыгы Мәҗит Салихов тарафыннан әлеге вазифаларга муниципаль район башлыгы киңәшчесе, Багряж-Никольск авыл Советы депутаты Наҗия Хәйдәрова кандидатурасы тәкъдим ителде. Депутатлар ачык тавыш биреп, бертавыштан аңа ышаныч күрсәтте.
24 март көнне өстәмә муниципаль сайлауларда Наҗия Хәйдәрова 93,6 % тавыш җыеп, Багряж-Никольск авыл Советы депутаты итеп сайланды. Бу хакта муниципаль район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рафик Гарифуллин мәгълүмат җиткерде.