Әлмәт районында халык җыеннары башланды

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның Бишмунча авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашуы Яңа елда традицион халык җыеннары белән башланып китте. Гражданнар үзләрен борчыган сорауларны бирә алдылар.

Бишмунча авыл җирлеге башлыгы Ришат Фазлыев үз чыгышында 2020 елда авыл җирлегенең социаль-икътисади үсеше һәм агымдагы елга бурычлар турында сөйләде.

Җыен авыл җирлегенең актив гражданнарын бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International