Әлмәт районы үзенең озак яшәүчеләре белән дан тота. Бүген тыл хезмәтчәне Камәрия Абзаловага 90 яшь тулды. Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов юбилярны шәхсән котлады.
Ветеранны котларга ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, халыкны социаль яклау идарәсе вәкилләре һ. б. килгән иде.