Муниципаль хезмәткәрләр шахмат ярышларында көч сынышты

2013 елның 31 марты, якшәмбе
Бүген, 30 март көнне муниципаль хезмәткәрләрнең I район Спартакиадасы кысаларында ир – атлар һәм хатын –кызлар арасында шахмат ярышлары булып узды. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, спорт осталыгын күтәрү, шахмат һәм башка уеннарны популярлаштыру максатыннан муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы район башлыгы Мәҗит Салихов инициативасы белән оештырылды. Ярышлар һәр атнаның якшәмбесендә 6 спорт төре: шахмат, бадминтон, өстәл теннисы, мини – футбол, волейбол, җиңел атлетика буенча үткәреләчәк. Уеннарның положениесе буенча, шахмат ярышлары 3 команда, Совет һәм башкарма комитет, җирле оешма предприятиесе җитәкчеләре -беренче, авыл җирлеге башлыклары – икенче, Балалар һәм яшьләр эшләре, Халыкны социаль яклау, ЗАГС һәм башка дәүләт хезмәте җитәкчеләре - өченче командага тупланды. Тимирязев урамы, 33 нче йортта урнашкан шахмат мәктәбендә, иртәнге 10 да башланып киткән ярышларда 13 кеше катнашты. Уен 7 турда узды. Өч сәгатьтән артык дәвам иткән уеннарда шәхси беренчелектә Родион Карпов, Рауль Дәүләтов, Владимир Андреянов җиңүче булып танылды. Хатын –кызлар арасында иң зур очколар җыеп Светлана Лаптева, Гөлфирә Хәйруллина, Гулзаза Шабанова призлы урыннарга лаек булдылар. Командалар арасында I урынга - авыл җирлеге башлыклары, II урынга - идарә җитәкчеләре, III урынга - Совет һәм башкарма комитет чыкты. Җиңүчеләр күчмә Кубок һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк.

Фәрдия Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International