Торак – коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

2013 елның 30 марты, шимбә
Бүген, Әлмәт татар драма театры бинасында Торак – коммуналь хуҗалык тармагы оешуга 90 ел тулу һәм әлеге өлкәдә хезмәт куючыларның һөнәри бәйрәмнәренә багышланган тантаналы чара булып узды. Бәйрәм очрашуы район һәм шәһәрнең торак – хуҗалык комплексы предприятиеләре эшчәнлегенә багышланган фильм белән башланып китте.

Матур традиция буенча әлеге өлкәдә хезмәт куючыларны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов тәбрикләде. Ул үзенең чыгышында торак-коммуналь хуҗалыкның әлмәтлеләрнең тормыш дәрәҗәсенә йогынты ясаучы мөһим икътисадый сектор булуын билгеләде. “Тулаем алганда, бу тармакта соңгы елларда күп кенә әһәмиятле һәм уңай үзгәрешләргә ирешелде,” - дип ассызыклады ул. Бүгенге көндә шәһәрдә 28 идарә итүче компания, 17 иптәшлек ширкате меңгә якын күп катлы йортларга хезмәт күрсәтәләр.

5 ел элек күп катлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы старт алган иде. 2012 елда 30 йортка ремонт ясалган, 10 йортта лифтлар алмаштырылган. Ишек алды, кварталара терреторияләрне, юлларны, төзекләндерү буенча күләмле эш башкарылган. Әлеге максатларга “Татнефть” ААҖ, җирле һәм республика бюджетыннан 100 млн сумга якын акча сарыф ителгән.

“Һәркемгә уңайлы мохит” программасы кысаларында 96 подъезд мөмкинлекләре чикләнгән кешләр өчен җайлаштырылган. Мәҗит Салихов районны төзекләндерү, торак йортларны капиталь ремонтлау, инженер-коммуникация челтәрләрен төзү һәм реконструкцияләүгә зур средствалар белән ярдәм иткәне өчен “Татнефть” акционерлык җәмгыятенә олы рәхмәтен белдерде.

Әлмәттә инде менә күп еллардан бирле “Иң яхшы ишекалды җыештыручысы” бәйгесе уздырыла. Әлеге бәйгедә җиңүче дип табылган Рамис Вәлирахмановка (10 нчы ҖЭУ) район башлыгы бер бүлмәле фатир ачкычы һәм диплом тапшырды. Икенче һәм өченче урыннарда Флюра Шакирҗанова (“Надежда” ҖЧҖ) һәм Валентина Афанасьева (12 нче ЖЭУ). Алар шулай ук дипломнар һәм ял йортына юлламага лаек булды.

Халыкка хезмәт күрсәтү, спорт һәм башка юнәлешләрдә алдынгыларны билгеләп үтү белән беррәттән тантаналы чарада хезмәткәрләрнең үз көчләре белән әзерләнгән концерт программасы күрсәтелде. Әлеге тармакта эшләүчеләр яхшы хезмәткәр генә түгел, талантлы артистлар икәнлекләрен дә расладылар.

Фәрдия Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International