Мәдәният профессионаллар кулында

2013 елның 29 марты, җомга
Бәйрәмнәрсез тормыш ямьле булмас иде. Көндә-лек мәшәкатьләрдән арынып, сәнгать дөньясында ял итүләрне һәр кеше яратадыр. 25 март көнне мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Район, шәһәр тормышын әлеге идарә хезмәткәрләре, алар бе-лән кулга-кул тотынып эшләүче артистлар, биючеләр, сүз осталары, гомумән, сәнгать әһелләреннән башка күз алдына китереп булмый. Иҗтимагый, сәяси вакыйгаларны истә калырлык итеп оештыру, тормышыбызны ямьлерәк итү, халыкка рухи һәм эстетик тәрбия бирү юнәлешендә Мәдә-ният идарәсенең роле искиткеч зур. Аларның бурычы - кешеләргә шатлык, кәеф күтәренкелеге бүләк итү, төрле милләт халыкларының рухи һәм милли традицияләрен саклау. Менә ничә ел инде күрсәткечләр буенча Мә-дәният идарәсе республикада һәрвакыт алдынгы урыннарны яулый. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Пайдуллинага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Гүзәл Атласовна, мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен нинди кәефләр, нинди уңышлар белән каршылый?

- Эшләребез уңышлы, кәефләр күтәренке. Әлмәт хаклы рәвештә республиканың мәдәни үзәге булып исәпләнә. Бүгенге көндә районда 141 мәдәният һәм сәнгать, 7 дәүләтнеке булмаган мәдәни - ял учреждениесе исәпләнә. Ел нәтиҗәләре буенча Әлмәт алдынгы өчлектән төшми. Иске Михайловка, Нагорный авылы мәдәният йорты, Түбән Абдул авылы музеенда 2 млн сумнан артык ремонт эшләре башкарылды. Материаль техник базаны ныгытуга, техник средстволар, аппаратураларга, сәхнә костюмнары тегүгә 3 млн артык акча бүленде. 2012-2015 елларга мәдәният һәм сәнгатьне үстерүгә юнәлдерелгән максатчан программа кабул ителү әлеге тармактагы мөһим мәсьәләләрнең берсе.

- Узган ел Грант проектында җиңүчеләр булдымы?

- Узган иҗат елында да безнең коллективлар активлык күрсәтте. Түбән Мактама балалар китапханәсе "Уку залында уңайлыклар булдыру, сәнгать һәм ял шартлары", Молодежный бистәсенең "Русские узоры" халык ансамбле "Матушка - Осенина" фольклор, 1 нче музыка мәктәбе укытучысы Вера Бушурова "Терәк һәм абруй" проекты җиңүчеләре булып танылды. Әлмәт татар драма театры коллективы "Туфан мәктәбе" проектында беренчелекне яулады, район мәдәният йортының "Шүрәле" командасы Шаяннар һәм тапкырлар республика фестивалендә Гран-прига лаек булды.

- Һәрбер авылда мә-дәният учаклары булдыруга юнәлдерелгән республика программасы хакында берничә сүз...

- "Авыл клублары 2012-2014" республика программасы кысаларында узган елның октябрь аенда тантаналы шартларда 171 урынга исәпләнгән Югары Мактама авылы клубын ачтык. Яңа биналарны 2013 елда Елховойда, 2014 елда Чупайда сафка бастыру күздә тотыла. Әлеге программалар дәвамлы булып, барлык авыллар да иркен, якты клублар белән тәэмин ителсә бик яхшы булыр иде. Декабрь аенда Чуваш Сиренькиносы авылы китапханәсе базасында "Салкус" информацион-мәдәни үзәк ачылды.

- Иҗат коллективларының республика, Россия, дөньякүләм югарылыкта узган бәйгеләр-дән җиңү белән кайтулары гадәти вакыйгага әверелеп бара. Шулай да, бик мөһим дип саналган чараларга тукталып узыйк әле.

- Халыкара бәйге-ләрдән башласак, март аенда Чехиянең Прага шәһәрендә 1 нче музыка мәктәбенең "Радуга" вокаль ансамбле II, III дәрәҗә лауреат булдылар. 2-7 апрель көннә-рендә Финляндиянең Хельсинки шәһәрендә узган "Балтийская весна" балалар һәм яшьләрнең Халыкара фестиваль - концертында 3 нче музыка мәктәбе укучысы Латыйпов Альберт берьюлы ике номинациядә I дәрәҗә дипломга лаек булды. Олы җиңүләребез дип Болгарияда "Созопольская панорама" Халыкара балалар бәйге - фестивалендә 1 нче сәнгать мәктәбенең 3 нче урын алуын, шушы ук илдә "Фольклор без границ" XII нче Халыкара яшьләр фестиваленнән 2 нче сәнгать мәктәбе укучыларының дипломант булуларын әйтеп китәргә мөмкин. Болардан тыш, Россиянең Түбән Новгород, Туапсе, Темрюк, Мәскәү һәм башка бик күп төбәкләрдә оештырылган бәйге һәм фестиваль җиңүчеләре булды әлмәтлеләр. Эстафетаны быел да уңышлы дәвам итәләр, шушы көннәрдә генә 1 нче музыка мәктәбенең скрипкачылар ансамбле Чехиядә "Прага язы" Халыкара фестивалендә I нче урын яуладылар, кичә шушы ук мәктәпнең "Орчык" хореография коллективы фестивальдә катнашу өчен Флоренция шәһәренә юл алды
.
- Гүзәл Атласовна, Әлмәт шәһәренә - 60, Татарстан нефте табылуга - 70 ел тулуны бәйрәм итү белән бәйле зур эшләр көтелә. Чарага әзерлек кысаларында ниләр эшләнә?

- 2012 елның август аеннан башлап музыкаль әсәр - шәһәр гимнына һәм калабызның профессионал рәссамнары арасында "Әлмәтнең тарихы, үткәне һәм киләчәге" дип исемләнгән бәйге уздырылды, якын көннәрдә нәтиҗәләр игълан ителәчәк. Традицион иҗат отчеты концертлары "Чәчәк атсын туган җиребез!"дип исемләнеп шәһәр юбилее кысаларында уздырыла, ТОСМСлар арасындагы смотр-бәйге "Юбилеең белән,яраткан шәһәрем!" дип атала. 10 апрель көнне каланың 60 еллык юбилеена багышлап телемарафон үтәчәк. Җыелган средстволар һәй-кәлләрне төзекләндерү, яңартуга тотылачак. Әлмәт турында җырларны туплап махсус компакт-диск чыгару да күздә тотыла. Юбилей алдыннан язмышлары Әлмәт белән бәйле, хәзер инде сәхнә йолдызлары булып танылган артистларның берләштерелгән программасын оештыру хыялы да бар. Шул ук вакытта, иҗат коллективлары юбилей концертына әзерләнә, махсус сценарийлар төзелә, костюмнар тектерелә, репетицияләр ясала. Юбилей чараларында мәдәният хезмәткәрләре сынатмас, дип ышандырабыз.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Гүзәл Атласовна, юбилейны лаеклы каршылыйк!

Фәридә САБАЛЫ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International