Әлмәт районында Covid-19 прививка компаниясенең беренче этабы кысаларында вакцинацияне сәламәтлек саклау, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре һәм социаль хезмәткәрләр уза.
Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияне Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов та узды. Процедура алдыннан аңа температураны, кан басымын үлчәделәр һәм сәламәтлек торышы турында сораштыру үткәрделәр.