Әлмәттә 2001-2002 елгы яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге

2021 елның 9 гыйнвары, шимбә

Бүген район башлыгы Тимур Нагуманов «Татнефть» спорт комплексында 2001-2002 елгы яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеген ачу тантанасында катнашты. 

Беренчелекнең мактаулы кунаклары арасында - ТР Муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе, Татарстанның спорт көрәше федерациясе президенты Әгъзам Гобәйдуллин, Әлмәт шәһәренең «Туше» грек-рим көрәше федерациясе рәисе, ТР Спорт көрәше федерациясе вице-президенты, классик көрәш буенча Советлар Союзының спорт мастеры Николай Богданчиков, «Татнефть» компаниясенең социаль объектлар белән идарә итү җитәкчесе Александр Верия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International