Әлмәттә оешмаларның иң яхшы Яңа ел бизәлеше конкурсына йомгак ясалды

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Бүген Әлмәттә шәһәр оешмаларының фасадларын һәм алар янәшәсендәге территорияләрне иң яхшы Яңа ел бизәлеше конкурсына йомгак ясалды. 

Район башлыгы Тимур Нагуманов, конкурста катнашучыларга һәм җиңүчеләргә мөрәҗәгать итеп, барлык оешмаларның да ел саен фантазия күрсәтергә һәм фасадларны һәм территорияләрне Яңа ел бизәүне үзенчәлекле һәм кызыклы итәргә тырышуларын билгеләп үтте, якынлашып килүче 2021 ел белән котлады, сәламәтлек һәм яңа җиңүләр теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International