Бүген Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов предприятие җитәкчеләре белән берлектә балалар йортында булды. Кунаклар Кыш бабайның ярдәмчеләре булдылар.
Әлмәт балалар йортында ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар тәрбияләнә. Барлыгы - 30 кеше. Биредә 3 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар яши торган төрле яшьтәге төркемнәр өчен шартлар тудырылган.