28 декабрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге тарафыннан «ТОННЕЛЬ» шоферларын массакүләм тикшерү буенча профилактик операция үткәрелде.
Операция барышында 250 машина йөртүче тикшерелде һәм 10 Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды. Алар арасында-исәпләнмәгән, стандарт булмаган дәүләт теркәү билгеләре белән - 4; куркынычсызлык каешын эләктермәгән – 5; ОСАГОсыз - 1.